Урман темасына уен-викторина (6+)
16
Февраль 2023
Пәнҗешәмбе
15 февраль көнне 23 нче санлы китапханәдә кече мәктәп яшендәге балалар өчен «Юбилярлар йолдызлыгы» программасы буенча, М.М. Пришвин иҗатына багышланган уен-викторина үтте. Викторина «Лисичкин хлеб», «Журка», «Этажи леса», «Лимон», «Хромка», «Еж», «Сват», «Кладовая солнца» хикәяләре буенча төзелгән һәм «Урман җәнлеген таны», «Урман табышмаклары», «Пришвин этләре», «Бу кемнең эзе?» бүлекләреннән торды. |