«Үзеңне ярат – сәламәтлегеңне сакла» уен-тренингы (16+)

26 ноябрьдә 12 нче санлы китапханә укучылар өчен яшүсмерләрне хәзерге заманда сәламәтлекне саклауның әһәмиятенә игътибарларын җәлеп итүгә юнәлдерелгән «Үзеңне ярат – сәламәтлегеңне сакла» дигән уен-тренинг уздырды. Сәламәтлек – туганда һәм мәңгегә бирелгән бүләк түгел ул. Кешенең сәламәтлеге үзеннән тора. Аны ныгытырга, шул ук вакытта кире кайтара алмаслык зыян да салырга мөмкин.

Относись к себе с любовью – береги свое здоровье
фото2Относись к себе с любовью – береги свое здоровье
фото3Относись к себе с любовью – береги свое здоровье

Чара танып белү һәм ярыш этапларыннан торды. Танып белү этабында укучылар көн режимын үтәү, дөрес туклану, ял итү, зарарлы гадәтләргә каршы тора белү, спорт белән шөгыльләнү һәм организмны ныгытуның никадәр мөһим булуы турында кызыклы фактлар һәм мәгълүматлар алды. Ярыш этабында уенчылар алган белемнәр нигезендә биремнәр башкарды: кроссвордлар һәм ребуслар чиште, викторина сорауларына җавап бирде. Чара азагында нәтиҗәләр ясалды. Яшүсмерләр уен формасында үз белемнәрен, тапкырлыкларын һәм командада эшли белүләрен күрсәтте.  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: