«Җир тирәли сәяхәт» уен-ярыш (6+)

3 июнь көнне 5 нче санлы китапханәдә балалар өчен «Җир тирәли сәяхәт» дигән уен-ярыш узды. Балалар географик ачышлар һәм Фернан Магеллан, Семен Дежнёв, Афанасий Никитин һ.б. бөек сәяхәтчеләр белән танышты. Яшь китап сөючеләр зур кызыксыну белән төрле транспорт чараларында –  мотоциклларда, яхтада, велосипедта, джип-амфибиядә, һава шарында җирне әйләнеп чыккан кешеләр турында сөйләгәнне тыңлады. 

орлполполплп
IMG_8701
IMG_8707
IMG_8723
IMG_8745
IMG_8747
IMG_8753

Укучылар Россия тарихында беренче булып үзе генә суда җир тирәли сәяхәт иткән Федор Конюхов турында мәгълүмат алды. Чарада катнашучылар материклар, илләр, шәһәрләр, анда яшәүчеләр турында белемнәре буенча көч сынашты. Викторина сорауларына иң күп дөрес җавап биргән уенчылар җиңүче булды һәм татлы призлар алды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: