«Йолдызлар юлы» уен-сәяхәте (12+)

13 апрельдә Шәһәр үзәк китапханәсе хезмәткәрләре укучылар өчен «Йолдызлар юлы» дигән уен-сәяхәт оештырды.

звездныйпуть3
звездныйпуть4
звездныйпуть5
звездныйпуть2
звездныйпуть1
65 ел элек кешелек тарихында иң әһәмиятле вакыйга була – ул кешенең космоска беренче очышы. Әлеге вакыйга уңаеннан ел саен 12 апрельдә Космонавтика көне билгеләп үтелә.
Чара барышында укучылар обсерваторияләрнең борынгы заманнардан башлап хәзерге казанышларга кадәр үсеш тарихы белән танышты. Нинди йолдызлыклар булуы турында мәгълүмат алдылар, кайбер планеталарның үзенчәлекләре турында фикер алыштылар, һәм шулай ук Юрий Гагаринны космоста нинди авырлыклар көткәнлеге турында белделәр.  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: