«Табигать белгечләре» уен-сәяхәт (6+)

11 июнь көнне 11 нче санлы китапханәдә мәктәп яны лагереның хезмәт отрядындагы балалар белән Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көненә багышланган «Табигать белгечләре» дигән уен-сәяхәт уздырылды. 
Алып баручы белән бергә катнашучылар  «экология» төшенчәсенең мәгънәсен ачыклады, «Гөмбәләр патшалыгы» дигән ребуслардан, «Гаҗәеп үсемлекләр» дигән могҗизалар кырыннан, «Канатлы дуслар» викторинасыннан торган «Урманга дус бул» дип аталган интерактив уенда катнашты. Сәяхәт барышында яшүсмерләр җәнлекләр турында сорауларга җавап бирде, экологик мәсьәләләр чиште, «Кызыл китап» турында мәгълүмат алды, аны ни өчен булдырулары, нинди сирәк хайваннар, үсемлекләр булуы турында белде. Укучылар өчен танып белү материалы аңлаешлырак булсын өчен, чарада «Россиянең Кызыл китабы» һәм «Татарстанның Милли паркы» видеолары кулланылды, «Бар җирдә матурлык яши» видеоклибы күрсәтелде. «Гүзәлдер Җиребез һәм андагы кешеләр» китап күргәзмәсе әзерләнгән иде, теләге булганнар зур кызыксыну белән анда тәкъдим ителгән китаплар һәм журналлар белән танышты. Әлеге очрашу балаларны табигатьне аңларга, хөрмәт итәргә, ишетергә, яратырга һәм сакларга өйрәтергә булышыр дип ышанып калабыз. 

 

Поделиться: