«Сәламәтлек юлы буйлап алга» уен-сәяхәте (6+)

14 нче санлы китапханәдә Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган чара узды. Балалар Сәламәтлек иленә сәяхәт кылды, анда уен формасында гигиена кагыйдәләре белән танышты, файдалы һәм зарарлы микроблар турында белде, чисталык һәм пөхтәлек турында мәкаль-әйтемнәрне искә төшерде. 

будб хзлротты
IMG-20240418-WA0010
IMG-20240418-WA0011
IMG-20240418-WA0013
IMG-20240418-WA0012

Алга таба «Файдалы-зарарлы», «Кызык кешеләр», «Микробның койрыгыннан тот» һ.б. уеннарда катнаштылар. Смешариклар турында мультфильмнардан алар дөрес туклануның әһәмияте турында һәм кулларны ни өчен һәрвакыт юарга кирәклеген белде. Уч төбендә күпме микроб булуын һәм сабынның зарарлы микробларны ничек җиңүен үз күзләре белән күрсеннәр өчен, балалар өчен тәҗрибәләр үткәрелде. «Кукутики» төркеменең «Дәртле зарядка», «Сабын» җырлары астында яшь китап сөючеләр зарядка башкарды һәм күңелле итеп биеде. 

Әлеге чара уңаеннан китапханәдә «Сәламәтлеккә «ӘЙЕ!» дип әйт» дигән китап күргәзмәсе оештырылган иде, анда сәламәт тормыш рәвеше, спорт, дөрес туклану буенча китаплар тәкъдим ителде. Балалар, сәламәт булыр өчен, даими рәвештә гигиена кагыйдәләрен үтәргә, ялкауланмаска, спорт белән шөгыльләнергә һәм көн режимын үтәргә кирәк, дигән нәтиҗә ясады. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: