«Алга, космик киңлекләргә!» уен-сәяхәте (12+)

15 апрельдә 3 нче санлы китапханәдә башлангыч сыйныф укучылары өчен кешенең космоска беренче очышына 65 ел булуга багышланган «Алга, космик киңлекләргә!» дигән уен-сәяхәт узды. 
Яшь укучылар китапханәче белән берлектә кешеләрнең космик киңлекне үзләштерү тарихына мавыктыргыч экскурс кылды. Балалар космоста булып кайткан хайваннар, беренче космонавтлар һәм беренче ракеталар турында белде. Китапханәче сөйләгәннәрдән балалар космоска беренче булып очыш ясаган Ю.А. Гагарин турында бик күп кызыклы мәгълүматлар һәм ни өчен аның очучы һөнәрен сайлавы турында белде. Чара барышында балалар бик теләп «космик» табышмаклар чиште, «Очышка әзерләнәбез», «Сүзне җый» уеннарын уйнады.

20260415_103748
20260415_105343
20260415_112403

Яшь укучылар өчен «Космос: беренчеләр вакыты» китап күргәзмәсе оештырылды. Уен азагында укучылар космик тематикага әдәбият белән танышты һәм мәктәптә уку өчен үзләре белән китаплар алды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: