«Тылсымлы «Хезмәт сөючәнлек» иле» уен-сәяхәте (0+)

22 һәм 23 октябрьдә 10 нчы санлы китапханә үзенең яшь укучыларын «Хезмәт сөючәнлек» иленә сәяхәткә чакырды. Очрашуның башында китапханәче Ю. Энтинның «Антошка, готовь к обеду ложку!..», К. Чуковскийның «Федорино горе», Е. Пермякның «Как Маша стала большой», «Чужая калитка» һ.б. кебек китап геройлары ярдәмендә балалар белән хезмәт һәм хезмәт сөючәнлекнең әһәмияте турында сөйләште.

10ф. Игра-путешествие «Волшебная страна «Трудолюбия». Станция «Парикмахерская»1
10ф. Игра-путешествие «Волшебная страна «Трудолюбия». Участники мероприятия
10ф. Игра-путешествие «Волшебная страна «Трудолюбия». Станция «Парикмахерская»
10ф. Игра-путешествие «Волшебная страна «Трудолюбия». Участники мероприятия1
10ф. Игра-путешествие «Волшебная страна «Трудолюбия». Станция «Школа»
10ф. Игра-путешествие «Волшебная страна «Трудолюбия». Все профессии важны!
10ф. Игра-путешествие «Волшебная страна «Трудолюбия». Знакомство с книгами
10ф. Игра-путешествие «Волшебная страна «Трудолюбия». Станция «Ателье»

Ә аннан соң алар «Хезмәт сөючнәлек» илендә яшәүчеләрнең ярдәм сорап язган хатын таба. Явыз тылсымчы анда яшәүчеләрне сихерләргә җыена һәм, бу хәл булмасын өчен, тылсымлы сүзләр табарга һәм шуларны әйтергә кирәк булды. Моның өчен балалар «Хастаханә», «Мәктәп», «Чәчтарашханә» һәм «Ателье» һөнәрләр станцияләре буйлап сәяхәт кылды, анда барлык биремнәрне дөрес итеп башкарырга, ярдәмче сүзләрне белергә һәм тылсымлы сүзләрне әйтергә тиеш булды. 
Балалар зур кызыксыну һәм азарт белән барлык биремнәрне башкарды. Уен барышында балалар һөнәрләр турында яңа белемнәр һәм командада эшли белү күнекмәләре алды.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: