«Хәзинәләр эзләп» уен-сәяхәте (6+)

Балаларның иң түземсезләнеп көтеп алган каникуллары башланды. 9 июньдә 1 нче санлы мәгълүмати-китапханә үзәге мәктәп яны лагере балалары өчен «Хәзинәләр эзләп» дигән уен-сәяхәт уздырды. Катнашучылар, диңгез сәяхәтләре атмосферасына чумып, кызыклы сәяхәткә кузгалды. Барлык балалар да биремнәрне уңышлы башкарып чыкты: «Тигезлекне сакла» биремендә аркан буйлап тигез йөрү һәм якорь чылбырын җыя белүләрен күрсәтте; «Акулалар һөҗүм итә» бәйгесендә катнашып, акула рәсемнәре белән кеглиларны бәреп ектыл, шулай ук су асты дөньясы турында табышмаклар чиште һәм диңгез төбеннән кабырчыклар җыйды. «Тамак ялгарга вакыт» коклар ярышында катнашып, балалар үз тапкырлыкларын, бер-берсенә ярдәм итүләрен, зирәклекләрен күрсәтә алды. Чара хәзинәләр сандыгын эзләү сәяхәте белән тәмамланды, аның эчендә китап булды. Һәр катнашучы татлы тәңкәләр алды. Бу көн онытылмас кичерешләр калдырды һәм балаларга бик күп уңай тәэсирләр бүләк итте, тагын да күбрәк кызыклы китаплар уку һәм яңа ачышлар һәм белемнәр алу өчен китапханәгә тагын килү теләге тудырды!

IMG_20250605_100359
IMG_20250605_101433
IMG_20250605_101830

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: