«Цифрлаштыру дөньясына»: уен-сәяхәт (12+)
1
Сентябрь 2022
Пәнҗешәмбе
31 август көнне 8 нче санлы балалар китапханәсе «Буревестник» яшьләр һәм яшүсмерләр клубында ачык ишекләр көнен үткәрүдә актив катнашты. Китапханәчеләр тарафыннан «Цифрлаштыру дөньясына» дигән мавыктыргыч уен-сәяхәт әзерләнде. Балалар юлларында очраган «Интернет гади һәм җиңел», «IT-портал», «Цифрлы белем» кебек күп кенә кызыклы сынау станцияләрен үтте. Алар чын азарт һәм балаларча самимилек белән катлаулы һәм җиңел булмаган биремнәрне җиңеп чыкты. |