«Табиб Әпчхи киңәшләре»: уен-сәяхәт (6+)

6 апрельдән 9 апрельгә кадәр 10 нчы санлы китапханәдә Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан чаралар узды. Аларның төп максаты – балаларны сәламәт тормыш рәвешенә тарту. 
Чарага кунак буларак табиб Әпчхи килде, ул яшь китап сөючеләрне берничә тукталыштан торган Сәламәтлек Иленә сәяхәткә чакырды. 

10ф. Игра-путешествие «Советы доктора Апчхи».
10ф. Участники игры-путешествия

«Шәхси гигиена» станциясендә К.И. Чуковский герое Мойдодыр белән бергә балалар шәхси гигиена кагыйдәләрен искә төшерде, ә тешләрне карау һәм алар өчен нәрсә зыянлы булуы турында балалар С. Михалковның «Как у нашей Любы…» шигыре героеннан белде. Шуннан соң табиб Әпчхи укучыларга шәхси гигиена әйберләре турында табышмакларга җавап табарга тәкъдим итте. 
«Чыныгу» станциясенә килеп эләккәч, балалар Г.Остер әкиятендәге Маймыл баласы белән бергә «Күңелле зарядка»да булдылар, алга таба аларны «Ни булыр иде, әгәр дә…», «Яхшы – начар», «Һава һәм су» кебек кызыклы биремнәр көтте.
«Дөрес туклану» тукталышында укучылар нәрсә «Файдалы һәм зарарлы» булуы турында белде, Витаминнар илендәге A, B, C, D серле хәрефләре һәм аларның файдасы турында мәгълүмат алды. Шуннан соң балалар «Мин кем?» уенында катнаштылар, анда яшелчә яки җиләк-җимешләрне танып белделәр. Алар зур кызыксыну белән башы «буталган» әкият герое Белмәмешкә бары тик файдалы ризыкларны гына сайлап алырга, ә калганнарының ни өчен зарарлы булуын аңлатырга булышты.  
Чара азагында укучылар шундый нәтиҗә ясады: сәламәт булыр өчен, кечкенәдән физкультура белән шөгыльләнергә, дөрес туклану һәм шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә кирәк. 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: