«Туган як әкиятләре» уен-сәяхәте (6+)

20 мартта 17 нче санлы китапханәдә «Туган як әкиятләре» дигән уен-сәяхәт үтте. Балалар татар халкының, туган як язучыларының иң популяр әкиятләре белән танышты, аларда милләтнең бар зирәклеге һәм затлылыгы, аның гадилеге һәм бөеклеге, кайнар темпераменты һәм йомшак күңеле салынган. Бвлаларга Су-анасы, Шүрәле һ.б. әкият геройлары ошады.
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга А.Алиш әкияте буенча «Ике әтәч» мультфильмын карарга тәкъдим ителде. Аны караганнан соң, алар бик теләп әбинең әтәчләрне нәрсәгә өйрәтүе, аларны ничек дуслаштыра алуы турында фикер алышты. 
Балалар «Әтәчләрне ашат» уенында, «Шүрәле» музыкаль-ритмик уенында актив катнашты, ә бәйгеләрдә иң көчле һәм җитез Батырны ачыкладылар.
Чара азагында балалар оригами техникасында әтәчләр ясады. 

Тат.сказки
Татарс.сказ.
Татарские ск
Татарские сказки

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: