«Космодром чакыра» уен-сәяхәте (6+)

12 апрель көнне 24 нче санлы китапханә хезмәткәрләре мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен искиткеч күңелле «Космодром чакыра» дигән уен-сәяхәт үткәрде. 
Балалар үзләрен космонавт роленә куеп, Галәм буенча мавыктыргыч сәяхәткә юл тотты. Алар ракета очырды, космик табышмаклар чиште, космос турында китаплар белән танышты, космик җырлар җырлады һәм, әлбәттә, һәр планетаны аның үзенчәлекләре белән күзалдына китереп, мавыктыргыч «планеталар парады» уздырды.

шлпшпшшщдшдрр
20240409_090457
20240409_091307
20240409_092053
20240409_092759
20240409_092838
20240409_092949

Чара азагында дәртле «космик» зарядка ясадылар, ул балаларны күңел ачтырып кына калмады, аларга үз фантазияләрен һәм иҗади сәләтләрен күрсәтергә мөмкинлек бирде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: