«Тукай китаплары буйлап»: уен-сәяхәт (0+)

17 нче санлы китапханәдә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Тукай китаплары буйлап» дигән уен-сәяхәт узды. 

книги тукая
IMG_20230425_101129
IMG_20230425_100145
IMG_20230425_104503

Чара башында шагыйрьнең шигыренә язылган һәм татар халкы яратып башкара торган «Туган тел» җыры яңгырады. Балалар Габдулла Тукай әсәрләре дөньясына сәяхәт кылды. Яшь китап сөючеләр язучының авыр тормыш юлы, ятимлектә үткән балачагы; үзенең таланты һәм хезмәт сөючәнлеге, тырышлыгы аркасында халыкның танылган һәм яраткан шагыйре булып үсеп җитешүе турында белде. Балаларның Тукай иҗатын яхшы белүләре куандырды: алар зур кызыксыну белән әкиятләрдән өзекләрдән әкият геройларын таныды, аларны иллюстрацияләрдә табып күрсәтте. Г.Тукайның «Кызыклы шәкерт», «Бала һәм күбәләк» шигырьләре буенча төшерелгән мультфильмнарны карагач, балалар сорауларга актив җавап бирде, геройларның кылган гамәлләре буенча фикер алышты һәм үзләренең яхшы эшләре турында сөйләде. 

Чарага «Г. Тукай – татар шигърияте кояшы» дигән китап күргәзмәсе әзерләнгән иде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: