«Шарль Перро әкиятләре эзеннән» уен-сәяхәт (6+)

27 март көнне 16 нчы санлы китапханә хезмәткәрләре балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Шарль Перро әкиятләре эзеннән» дигән уен-сәяхәт уздырды. Китапханәче яшь китап сөючеләрне яраткан әкиятләрен искә төшерергә, таныш геройларының маҗаралары сурәтләнгән битләрне тагын бер кат ачарга чакырды. Ул нәкъ менә Шарль Перроның автор әкиятенә һәм балалар әдәбиятына нигез салучы булуын, ә Г.Х. Андерсен, А.С. Пушкин, Л.Н. Толстой кебек балалар өчен әкиятләр иҗат иткән күп кенә язучыларның аның дәвамчылары икәнлеген ассызыклап үтте. Шарль Перро таланты аша бөтен дөнья Кызыл Калфак, Көлсылу, Итекле Мәче һ.б. әкият геройлары белән таныша. 

тотириридлоижо
Сказки Ш.Перро 1
Сказки Ш.Перро 2
Сказки Ш.Перро 3
Сказки Ш.Перро 4
Сказки Ш.перро 5
Сказки Ш.Перро 6
Сказки Ш.перро 7
Сказки Ш.Перро 8
Сказки Ш.Перро 9
Сказки Ш.Перро 10
Сказки Ш.Перро 11

Уен барышында балалар «Сүз өстә», «Портретны тап», «Гаҗәеп капчык», «Сораучыклар», «Дөрес итеп ата», «Әверелүләр» дигән төрле кызыклы һәм мавыктыргыч биремнәрне башкарды. Шулай ук нәниләр азарт белән, дус-тату һәм күңелле итеп, төркемдә яшереп куелган Кызыл калфак пәрәмәчләрен табып, кәрҗингә тутырды. Балалар «Геройны киендер» биремен бик теләп үтәде һәм француз әкиятчесе әкиятләре буенча викторинаны бик яхшы итеп үтте, чөнки тәрбияче апалары аларга язучының әкиятләрен алдан ук укып чарага әзерләгән иде. Чара азагында балалар «Кот в сапогах» мультфильмын карады. Ш. Перроның тууына инде 396 ел үтсә дә, аның әкиятләре хәзер дә бөтен дөнья балалары тарафыннан яратып укыла, алар һәр гаиләдә популяр. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: