«Әкияти сукмаклар буйлап»: уен-сәяхәт (0+)

12 гыйнвар көнне 5 нче санлы китапханәдә бөек әкиятче Шарль Перроның тууына 395 ел булуга багышланган «Әкияти сукмаклар буйлап» дигән уен-сәяхәт узды. 

тропам
IMG_3058
IMG_3047
IMG_3054

Чарага «Тополёк» балалар бакчасында тәрбияләнүче нәни китап сөючеләр чакырылды. Китапханәче балаларны танылган язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Алар Кызыл калфак, Көлсылу, Итекле мәче, Бармак кадәрле малай кебек яраткан әкиятләрен искә төшерде. Балаларны кызыклы һәм мавыктыргыч биремнәр көтте. «Шарль Перроның тылсымлы әкиятләре» дигән интерактив викторинасы сорауларына җавап бирделәр, иллюстрацияләр буенча әкиятләрне таныдылар, «Тылсымлы тартмачык»тагы әкияттә кулланылган әйберләрне белделәр. «Балыкны тот» уенында Итекле мәче өчен балык тоттылар, «Әбием өчен пәрәмәчләр» эстафетасында катнаштылар. Чара «Кот в сапогах» мультфильмын карау белән тәмамланды.   

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: