«Әкияти Лукоморье юлларыннан» уен-сәяхәте (6+)

6 июнь көнне 16 нчы санлы китапханә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен, Россиядә Пушкин көнен бәйрәм итү уңаеннан, «Әкияти Лукоморье юлларыннан» дигән уен-сәяхәт уздырды. Балалар уен формасында рус язучысы һәм шагыйренең барыбыз да яраткан әсәрләрен искә төшерде. Презентация аша яшь китап сөючеләр Александр Сергеевичның балачагы, аның танылган тәрбиячесе, бик күп рус халык җырларын, әкиятләрен белгән, менә дигән сөйләүче булган Арина Родионовна турында белде. 

выапывпмвы
1-102345
2-094232
3-094919
4-095442
5-095718
6-100050
7-101836
8-102143
10-093253

Кызлар һәм малайлар шагыйрьнең әкиятләрен дә искә төшерде, ә аннан соң, командаларга бүленеп, сәяхәткә кузгалды. Алар «Күнегүләр», «Әкиятне дөрес ата», «Чикләвекләр», «Өзек кайсы әкияттән», «Рәсемне җый», «Кем артык», «Алтын балыкны тот» бәйгеләрендә катнашты. Әлбәттә инде, балалар А.С. Пушкин әсәрләреннән тылсымлы юлларны яттан сөйләде. Очрашу азагында яшь кунаклар бөек шагыйрьнең «Сказка о рыбаке и рыбке» әкияте буенча мультфильмны карады. Пушкин халык әкиятләре турында: «Бигрәк күркәм әкиятләр! Һәрберсе үзе поэма!» дип әйткән. Аның әкиятләре турында да нәкъ менә шулай әйтергә була. Чөнки аның һәр әкияте матур, сәнгатьле, саф чиста телдә язылган, аларны кат-кат укыйсы килеп тора.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: