«Интернет лабиринтлары буйлап»: уен-сәяхәт (6+)

16 нчы санлы китапханә Куркынычсыз Рунет атналыгы кысаларында башлангыч сыйныф укучылары өчен «Интернет лабиринтлары буйлап» дигән уен-сәяхәт уздырды.

По лабиринтам Интернета
20230210_142758
20230210_142858
20230210_143852
20230210_143400
20230210_144432

Интернет замана балалары тормышының бер өлешенә әйләнде. Балалар көннән-көн иртәрәк компьютер һәм Интернетны үзләштерә башлады. Алар бик аралашучан һәм тормышларына социаль челтәрләр, Интернетта аралашу өчен төрледән-төрле мөмкинлекләр ныклап кереп урнашты. Яшь кулланучыларга бу онлайн-аралашуны куркынычсыз итәр өчен, аларны Челтәрдә дөрес, әдәпле һәм куркынычсызлык кагыйдәләрен истә тотып аралашырга өйрәтергә кирәк. Чара башында «Бишлеле викторина» уздырылды һәм «Интернетта саграк бул!» мультфильмы күрсәтелде. Алып баручы балаларга космик музыка тавышы астында космик киңлеккә сәяхәт итәргә тәкъдим итте һәм «Космик киңлек» дигән ял итү күнегүе уздырды. Космик ракетадан балаларга космик пиратлардан юллама белән Сетевичок мөрәҗәгать итте, хатны укыганнан соң, Җир планетасына аларны кайтару өчен, «Интернет-мания», «Социаль челтәрләр», «Дуслар планетасы» дигән өч планетада булырга кирәклеген аңладылар. Укучылар «Планеталар» дигән пазлларны җыйды, интернет табышмаклар чиште, арыгач, тын алу гимнастикасы ясады, «Дөрес фикерне сайла», «Челтәрле этикет белгечләре» биремнәрен башкарды, буталган иҗекләрдән планета исемнәрен җыйды һәм «1000 дус» мультфильмын карады. Барлык биремнәрне уңышлы башкарып, сәяхәт итүчеләр үзләренең туган планеталарына килеп төште, яхшы кәефләрен смайликлар белән күрсәтте. 

Чара азагында кызлар һәм малайлар Сетевичок белән берлектә интернет челтәрендә аралашуның гади кагыйдәләрен һәм мошенниклардан үзеңнең шәхси мәгълүматларыңны, компьютер һәм гаджетларны зарарлы программалардан саклау өчен кирәкле кагыйдәләрне кабатлады.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: