«Осталар каласы» уен-сәяхәте (6+)

11 июньдә 14 нче санлы китапханә хезмәткәрләре мәктәп яны лагере балалары өчен гаҗәеп һөнәрләр шәһәре «Осталар каласы» буйлап уен-сәяхәт уздырды. Чара башында һәр команда «Маршрут кәгазе» алды, ул мавыктыргыч шәһәр буйлап аларның юлкүрсәткече булды. Балалар төрле станцияләрдә булды: «Һөнәрләр дөньясы», «Әкияттә кунакта», «Хат ташучы сумкасы», «Халык осталары», «Һөнәрләр әлифбасы», ә юлның азагында «Музыкаль кафе»га керделәр.

ааа
IMG_1813
IMG_1815
IMG_1817
IMG_1818

Һәр станцииядә катнашучыларны мавыктыргыч биремнәр көтте. Алар һөнәрләр турында кроссвордлар чиште, хәрефләрдән һөнәрләр атамаларын җыйды һәм «Бар һөнәрләр мөһим, бар һөнәрләр кирәкле» викторинасында катнашты.
Чара дәвамында балаларны озата баручы китапханәче һөнәрләрнең күптөрлелеге һәм кешеләр өчен аларның әһәмияте турында сөйләде. Ул аларны элекке заманнардагы һөнәрләр белән таныштырды, аларның кайберләре инде юк, шулай ук 21 нче гасырда барлыкка килгәннәре турында мәгълүмат бирде. «Халык осталары» станциясендә алар үзләрен гжель бизәге буенча рәссамнар ролендә сынап карый алды.
Бу көнне балалар бик күп яңа һәм кызыклы белемнәр алды. Шуңа да карамастан, мавыктыргыч һөнәрләр дөньясында әле бик күп билгеле булмаган, өйрәнмәгән һәм күрмәгән нәрсәләр калды.

 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: