«Лев Толстой – балаларга» (0+)
1
Февраль 2018
Пәнҗешәмбе
1 нче февраль көнне 17 нче балалар китапханәсе мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Лев Толстой – балаларга» дип аталган уен-сәяхәте үткәрде. Укучылар язучының балачагы белән таныштылар, Ясная Полянадагы йорт-музее фотосурәтләрен карадылар, «яшел таякчык» серен белделәр, «кырмыскалар өемен» сәхнәләштерделәр. Балалар читтән торып Лев Николаевичның үзе ачкан мәктәбе белән таныштылар, язучының Әлифбасына кергән әсәрләрне укыдылар. Балаларга «Филипок» «Сикерү», «Арыслан һәм эт», «Акула» хикәяләре бик ошады. Бөек язучы яратып уйнаган «Аркан тартышу», «Алтын капка» уеннары балаларның күңеленә хуш килде. Чарада катнашучылар язучының табышмакларына да бик теләп җавап бирделәр. Уен-сәяхәт ахырында балалар «Песикәй» мультфильмы карадылар. |