«Космик әлифба»: уен-сәяхәт (0+)

24 нче санлы китапханә хезмәткәрләре балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен мавыктыргыч «Космик әлифба» дигән уен-сәяхәт уздырды. 

24 фил
photo1681373914
20230413_095539
20230413_093801
Космическая азбука

Балалар Галәм буйлап сәяхәт итте, табышмаклар чиште, космос турында китаплар карады, космик җырлар җырлады һәм, иң кызыгы, планеталарны күзалдына китерде! Шулай ук нәни китап сөючеләр «Мин – ракета» дигән мавыктыргыч флешмобта катнашты. Әлеге җырны башкарганда алар үзләрен чын космонавтлар итеп хис итте һәм гаҗәеп хис-кичерешләр кичерде.
Балалар космос турында күп кенә яңа мәгълүматлар алды һәм уеннан онытылмас тәэсирләр алды. Чара азагында алар, китапханә хезмәткәрләре янына килеп, космос һәм Кояш системасы төзелеше турында сораулар яудырды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: