«Интернет-солянка»: уен-сәяхәт (6+)

7 февраль көнне «Куркынычсыз Рунет» атналыгы кысаларында 10 нчы санлы китапханә мәктәп укучыларын «Интернет-солянка» уен-сәяхәтендә катнашырга чакыра.

игра
10ф. «Интернет-солянка»
10ф. Конкурс «Интернет-ловушки»
10ф. Смотрим Ералаш

Яшьләр виртуаль киңлекнең иң актив кулланучылары, шунлыктан аларга челтәрдә эшләүнең куркынычсызлык кагыйдәләрен белү мөһим. 

«Интернет-солянка» – ул глобаль челтәр буйлап күпаспектлы сөйләшү-сәяхәт. Чараның танып белү өлешендә балалар Интернет турында бик күп кызыклы фактларны белде, интернет-бәйлелек, компьютер сленгы һәм этикеты турында сөйләште. Шулай ук китапханә хезмәткәрләре Интернетта сагалап торучы куркынычлар, челтәрдә кулланучылар җибәрә торган төп хаталар турында сөйләде, һәм хокуклары бозылган очракта нишләргә кирәклеген җентекләп аңлатты.

Чараның уен өлешенә «Интернет-капкыннар», «Риза, риза түгел», «Интернетта йөрү кагыйдәләре», «Инет-әдәплелек» һ.б. уен һәм бәйгеләр керде. 

Уен бик җанлы узды һәм хис-кичерешләргә бай булды, балалар арасында чын кызыксыну уятты. Катнашучылар үз белемнәрен күрсәтә, күзаллауларын киңәйтә һәм вакытларын кызыклы итеп уздыра алды! Очрашу азагында мәктәп укучылары «Ералаш» балалар киножурналының «Крайняя мера» һәм «Классное видео» чыгарылышларын карады.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: