«Кечкенә экологлар – бәхетле балалар!»: уен-сәяхәт (0+)

18 апрель көнне 8 нче санлы балалар китапханәсе балалар бакчасы хезмәткәрләре белән бергә балалар өчен «Кечкенә экологлар – бәхетле балалар!» дигән уен-сәяхәт уздырды.

филиал 8
6
1
4
2
3
5

Чара «Яшел могҗиза – Җир» китап күргәзмәсен караудан башланды, анда экология, хайваннар һәм үсемлекләр, табигать могҗизалары турында китап һәм журналлар тәкъдим ителде. Китапханәче кунакларны экологик бәйрәмнәр, мәкальләр, табышмаклар, шулай ук табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырды. Балалар өчен «Экологик калейдоскоп» дигән интерактив уен әзерләнгән иде, ул «Син беләсеңме?», «Яшел даруханә», «Табигать серләре», «Бу мөһим!» дигән биремнәрдән торды. Яшь китап сөючеләр бик теләп һәм азарт белән «Кулда ни барын бел», «Бочкадагы табышмаклар», «Чүпне арала», «Дүртенчесе артык» кебек төрле хәрәкәтчән уеннар уйнады. Чара «Мин яшел планета өчен» бию флешмобы белән тәмамланды.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: