«Экологик Җир тирәли сәяхәт» уен-сәяхәте (12+)

12 мартта 3 нче санлы китапханәдә Җирне саклау көненә багышланган «Экологик Җир тирәли сәяхәт» дигән уен-сәяхәт узды. 
Китапханәче безне әйләндереп алган дөньяның матурлыгы һәм уникальлеге, экосистемаларның нәзбереклеге, биотөрлелекне саклауның әһәмияте һәм һәр кешенең табигатьне саклауда роле турында әңгәмә үткәрде. 

20260305_112200
20260305_112300
20260305_112302

Аннан соң балалар, ике командага бүленеп, «Экологик светофор», «Серле», «Кызыл китап», «Зоотеатр» станцияләре буйлап җир тирәли сәяхәткә юл тотты. Алар төрле утрауларда булып, анда билгеле бер биремнәрне үтәде. Утраулардагы биремнәрне дөрес үтәгән командалар баллар җыйды. Һәр станциядә катнашучыларны әйләнә-тирә мохитнең әһәмиятен тирәнрәк аңларга ярдәм итүче бәйгеләр, викториналар, кроссвордлар һәм башка мавыктыргыч биремнәр көтте.  
Шулай ук урманнарны кисү һәм кыргый табигатьне саклау проблемалары турында белделәр. Командалар хайваннар һәм үсемлекләрнең сирәк төрләрен саклап калу белән бәйле мәсьәләләрне чиште. Чара азагында балалар «Табигатькә дус бул» дигән гыйбрәтле мультфильм карады.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: