«Сәламәт булу – шәп!» уен-сәяхәте (6+)

Октябрьдә дөньяда сәламәтлек белән бәйле берничә бәйрәм билгеләп үтелә. 7 октябрь – Бөтендөнья балалар сәламәтлеге көне, 16 октябрь – Бөтендөнья сәламәт туклану көне һ.б. Чөнки сәламәтлек – кешенең төп байлыгы.

13 ф. 06.10.25 игра -пут. Здоровым быть здорово фото1
13 ф. 06.10.25 игра-пут. Здоровым быть здорово фото 2
13.ф. 06.10.25 игра-пут. Здоровым быть здорово фото 3

6 октябрьдә 13 нче санлы китапханәнең китапханәчесе өченче сыйныфлыларны уенда катнашырга чакырды. Анда балалар шәхси гигиена әйберләре һәм спорт турында табышмаклар чиште, туклану ризыкларын файдалы һәм зарарлыга бүлде, сәламәтлек турында мәкаль һәм әйтемнәрне искә төшерде. Ид мөһиме, балалар дөрес туклану, чыныгу, көн режимын үтәү, көндәлек физик күнегүләр, шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәүнең әһәмияте турында белә. Уен күңелле һәм актив узды.  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: