«Аленушка әкиятләре» уен-сәяхәте (6+)

5 ноябрьдә 10 нчы санлы китапханә мәктәп яны лагерена йөрүче балаларны язучы Д.Н. Мамин-Сибирякның тууына 174 ел тулуга багышланган әкиятләр буенча сәяхәткә чакырды. 

10ф. Игра-путешествие «Аленушкины сказки»
10ф. Игра-путешествие «Аленушкины сказки». Собираем пазлы
10ф. Игра-путешествие «Аленушкины сказки». Смотрим мультфильм
10ф. Игра-путешествие «Аленушкины сказки». КВ

Чара башында яшь укучылар язучының тормышы һәм иҗаты белән танышты, ә электрон презентация балаларны Мамин-Сибиряк әкиятләре буйлап әдәби сәяхәткә җибәрде, алар анда Кыю куян, Озынборын, кызык торба чистартучы Яша һ.б.лар белән танышты. Язучының әкият геройларын яратмыйча мөмкин түгел: алар яхшы күңелле, хезмәт сөючән, башкаларга һәрчак ярдәм итә. 
Уеннар һәм бәйгеләр иң игътибарлыларны һәм кызыксынучаннарны ачыкларга ярдәм итте, ә  «Сказка про храброго зайца» мультфильмын карау балаларны тагын бер кат Д. Н. Мамин-Сибиряк әкиятләре дөньясына алып кереп китте һәм җанланган геройлар белән очрашудан онытылмас кичерешләр калдырды.  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: