«Тәгәрмәчле легенда – КАМАЗ. Логик мәсьәләләр» уены (12+)

2026 ел Чаллыда беренче «КАМАЗ» серияле йөк машинасы чыгарылуның 50 еллыгын бәйрәм итү белән кызыклы. «КАМАЗ» — ул Россиянең йөк автомобильләре бренды. 13 нче санлы китапханә хезмәткәрләре шәһәребездә чыгучы йөк машинасы һәм «КАМАЗ» заводлар комплексы турында мәгълүматны популярлаштыру максатында, уен оештырды һәм үткәрде. Ул «Логика кайда?» телевизион уены рәвешендә узды.

13 ф. 03.04.2026 Игра Легенда на колесах 1
13 ф. 03.04.2026 Игра Легенда на колесах 2
13 ф. 03.04.2026 Легенда на колесах 3

Катнашучылар «КАМАЗ» автомобиль брендының барлыкка килү тарихы, спорт казанышлары һәм технологияләре турында логик мәсьәләләрне чиште. Уенда 5 раунд: «Уртакны тап», «Уңыш формуласы», «Логик чылбыр», «Нәрсә югалды?», «КамАЗ шигырьләр белән сөйләшә». Уен интеллектуаль күнекмәләрне: логик фикерләү, хәтер, креативлыкны үстерүгә ярдәм итте, техника, инженерия һәм илебез сәнәгатенә кызыксыну уятты. Өлкән сыйныфлылар бик яхшы белемнәрен күрсәтте. Уен тигез баллар саны белән тәмамланды. Афәрин! Чара «Пушкин картасы» проекты кысаларында узды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: