«Космик киңлекләр» уены (6+)

1961 елның 12 апрелендә дөньяда һәм тарихта беренче тапкыр кеше утырган космик корабльне космоска очыралар. Россиядә бу көн Космонавтика көне буларак, ә бөтен дөнья буенча Халыкара кешенең космоска очышы көне дип билгеләп үтелә. 12 апрель көнне 16 нчы санлы китапханә башлангыч сыйныф укучылары өчен «Космик киңлекләр» уены үткәрде, ул балаларга серле йолдызлар һәм планеталар дөньясына кереп чумарга, космонавтика үсеше тарихы белән танышырга ярдәм итте. 

кппыпкрываорроп
IMG-20240412-WA0026
IMG-20240412-WA0028
IMG-20240412-WA0029

Чара барышында балалар космосны өйрәнү тарихыннан күп кенә кызыклы фактларны, кояш системасы планеталары турында белде. Алар шулай ук беренче космонавт Ю.А. Гагаринның орбитага беренче героик очышын искә төшерде һәм, космик викторина сорауларына җавап биреп, үзләрен чын-чынлап космосны яулаучылар буларак хис итә алды. Уенда катнашучыларны «Оча – очмый», «Космонавтлар», «Кояш системасы планеталары», «Космонавтның иртәнге ашы» һ.б. космик станцияләре буенча космик сәяхәт көтте. Уенчылар күнегүләрдән башлады, анда аларга Кояш системасы планеталары турында табышмакларны чишәргә туры килде. Станцияләрдәге биремнәрне укучылар җиңеллек белән җиңеп чыкты. Шау-шулы фикер алышулар, тиз дөрес һәм төгәл булмаган җаваплар, фаразлар – болар барысы да эзләнү һәм иҗат рухы тудырды. Алга таба балалар зур кызыксыну һәм азарт белән «Кем тизрәк Кояш тирәли әйләнеп чыга» һәм «Ай кратерлары буйлап» дигән хәрәкәтчән уеннарда катнашты. Чара азагында укучылар «Йоддызларга атлаган кешеләр» дигән күргәзмәдәге китаплар белән танышты, бу китаплар аларга әлеге мавыктыргыч өлкәдә белемнәрен киңәйтергә ярдәм итәр. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: