«Китап Патшабикәсендә кунакта»: уен-экскурсия (6+)

29 март көнне 11 нче санлы балалар китапханәсендә беренче сыйныфлылар өчен «Китап Патшабикәсендә кунакта» дигән уен-экскурсия узды. Балалар яраткан әкият геройлары белән очрашты. Китап Иле Патшабикәсе белән бергә алар гаҗәеп йорт – китапханә буйлап сәяхәт кылды, иң матур һәм кызыклы балалар китапларына мавыктыргыч күзәтү ясауны тыңлады. 
Китап Иле Патшабикәсе тылсымлы таяк һәм әфсен-төфсеннәр ярдәмендә бәйрәмгә әкият героен чакырды. Балаларга кунакка Убырлы Карчык килде һәм үзе йә яхшы булышчы булган, йә явыз карчык булган әкиятләр белән таныштырды. Убырлы Карчык турында заманча әдәби әкиятләрдән торган китапларны күрсәтте. Аның белән бергә укучылар уен һәм викториналарда актив катнашты. 

Поделиться: