«Акыллар көрәше» уены (12+)

12 нче санлы китапханә хезмәткәрләре яшьләр өчен Бөек Ватан сугышында Җиңүгә багышланган чара уздырды. 
9 Май якынлашканда китапханәдә чын интеллектуаль баталия — очраклылыкларга урын булмаган, төгәл белемнәр һәм җиңүчеләр буынына ихлас рәхмәт хисләре генә булган «Акыллар көрәше» дигән командалы уен үтте. 

КАИ4
КАИ7
КАИ8
КАИ9

Чара динамикалы форматта узды: зур экранда сугыш хроникасы кадрлары җанланды, ә интерактив сораулар белән презентация залны сугыш турында дөреслек өчен «көрәш» кырына әверелдерде. Катнашучылар, ике фронтка бүленеп, мылтыклар белән түгел, ә белемнәре белән көрәште — һәр команда утыз секунд вакыт эчендә җаваплар эзләде.
Уен биш тематик турдан торды: «Бөек Ватан сугышының бөек көрәшләре», «Үлемсезлеккә атлаганнар», «Мәңгеләштерелгән хәтер», «Ә алиһәләр дәшми кала алмады», «Китап хәтерне дә җанландырыр». Мондый проектлар — даталарны белүгә тестлар гына түгел. Бу буыннар арасында күпер, анда яшьләр тарихны саклауга җаваплылыкны үз өстенә ала. 
Уен тәмамланса да, бәхәсләр тукталмалды — студентлар әле озак кайбер детальләр турында бәхәсләште, китаплар карады һәм ачышлары белән уртаклашты. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: