Хөр булып туган журнал

“Идел” журналы 1989нчы елдан чыга. Ул – яшь язучылар, шагыйрьләр, җырчылар, рәссамнар, спортчылар, сәясәтчеләр, галимнәр, эшмәкәрләр, чит төбәкләрдә һәм илләрдә яшәүче милләттәшләребез өчен менә дигән иҗат мәйданы.

15 май көнне 12нче санлы татар китапханәсендә “Идел” журналының баш мөхәррир урынбасары – җаваплы сәркәтип  Ландыш Фазуллина белән очрашу узды. Очрашуга шәһәр мәктәпләреннән укучылар һәм укытучылар килгәннәр иде. Гали Акыш исемендәге 84нче лицейда чыга торган “Илһам“ газетасының һәм башка  мәктәпләрнең  редколлегия әгъзалары түгәрәк өстәл артында  журналистикага кагылган сорауларга җаваплар алдылар. Журналның бүгенгесе һәм киләчәге турында фикер алышулар булды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: