Лермонтовның даһилыгы мәңгелек (12+)

15 октябрь көнне 10 нчы санлы китапханәдә яшь китап сөючеләр өчен, «Китапханәдә Лермонтов шигърияте көннәре» IX Төбәкара акциясе кысаларында, «Лермонтовның даһилыгы мәңгелек» дигән шигърият сәгате үтте. Акцияне оештыручы – Пенза өлкә балалар һәм яшүсмерләр китапханәсе. Максаты – үсеп килүче буынның игътибарын М.Ю.Лермонтовның әдәби һәм сәнгати мирасына җәлеп итү. 

лермонтов
10ф. «И вечен Лермонтова гений»
10ф. Читаем стихи Лермонтова (1)

Чара барышында балалар шагыйрьнең тормыш юлы һәм тәрбиясе турында бик күп кызыклы мәгълүмат алды, аны күпкырлы һәм сәләтле шәхес буларак белде, аның шигырьләр яза башлау һәм танылу алу тарихы белән танышты. Чыгыш матур һәм бай эчтәлекле электрон презентация белән үрелеп барды. 
Шуннан соң «М.Ю.Лермонтов иҗатында минем яраткан әсәрем» исеме астында сорауларга җавап бирделәр. Чарада балалар башкаруында шагыйрьнең «Бородино», «Тучи», «Парус», «Утес» һ.б. бик күпләр яратып укый торган әсәрләре яңгырады. Бөек шагыйрьнең шигырьләрен укучыларның һәрберсе «күңеле белән рус» булган авторның каһарманлык, Ватанга мәхәббәт белән сугарылган шигъриятенә кагыла алды.  
Акциягә әзерләнгән күргәзмәдә Лермонтов китаплары тәкъдим ителде. 
Чарага нәтиҗә ясап, китапханә хезмәткәрләре акциядә катнашучыларга активлыклары өчен рәхмәт белдерде.  

#деньлермонтовскойпоэзии2021

 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: