«Хыял дөньясында»: шагыйрь, язучы Фәнәвис Дәүләтбаев белән очрашу (12+)

21 март көнне шәһәр үзәк китапханәсендә шагыйрь, язучы, юморист, бик күп җырлар авторы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Фәнәвис Дәүләтбаев белән очрашу оештырыла.

«Суз җырыңны, былбылым!» (1990 ел), «Карурман чишмәсе» (2007 ел), «Таныш халәт» исемле шигырь китаплары авторы ул. Өч китапның да үзәген кеше гомере, күңел кичерешләре һәм дөнья турында уйланулар тәшкил иткәнлектән, алар бер-берсен тулыландыра. «Таныш халәт» исемле соңгы басылып чыккан китабы мәңгелек яшәеш темасын лирик герой кичерешләре аша тирәнрәк тә ачып сала шикелле.

Язучы шигырьләрдән тыш юмористик әсәрләр иҗат итүдә дә актив эшли. Татар эстрадасының югары баскычларында үз урынын тапкан, күп кенә җырлар авторы да ул.

Кичә концерт номерлары, Фәнәвис Даүләтбаев сүзләренә иҗат ителгән җырлар белән үрелеп барачак. Авторның күңел дәрьясыннан ургып чыккан моң-хисләрен чагылдыручы барлык яңгыраган шигырьләр, җырлар тамашачылар күңелендә үз урынын алыр, якты истәлек булып кереп калыр, дип ышанып калабыз.

Поделиться: