«Тукай әлифбасы. Мин үзем турында ни хәтерлим»: сәнгати-белем бирү проекты (12+)

IMG-20210421-WA0018
VOYC-Sz_T_Q
IMG-20210421-WA0020

Шәһәр үзәк китапханәсенең сәнгать бүлеге Чаллы картиналар галереясы белән берлектә «Тукай әлифбасы. Мин үзем турында ни хәтерлим» дигән сәнгати-белем бирү проекты уздырды. Ул бөек шагыйрь Габдулла Тукайның 135 еллыгына, Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланды. Проектта сәнгать уку йортлары укытучылары катнашты.  

Китапханәнең сәнгать бүлеге хезмәткәре «Габдулла Тукай – татар халкының күңел түрендә» китап күргәзмәсе тәкъдим итте һәм аның иҗаты буенча күзәтү үткәрде. Алга таба рәссамнар шагыйрьнең автобиографик повесте буенча пластикада гравюра техникасында иллюстрация композицияләре тудырды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: