Китапханәдә цифрлы технологияләр яшьләр атналыгы (6+)

Гомумроссия цифрлы технологияләр яшьләр атналыгы кысаларында шәһәр үзәк китапханәсе Non Stop оештырды. Чараның төп темасы – яшьләрнең компьютер белеме.

МНЦТ
cb7c7988-2b9e-4dcf-b2d4-24e8aa301a95
3a622c80-efa2-4003-a370-3bacedf25770
c000d395-c864-4239-91e3-55d0c31a6ddd
224ed06a-eb8e-4257-9f2f-ebe0584f9df1
1222361e-a57c-4aab-b754-bc6af40455ad
eb40d2c4-8f09-4f2e-9649-447ba768b201
19406e7e-bb87-4ae6-9ef9-09612dc613fe
ab4873a1-594e-45f2-9c65-0ed0570dc5ea

«Прометей» клубы яшьләре укуга битараф булмаганнарны үз янына җыйды. «Компьютер призмасы аша библиосфера: гаджет яки китап» дигән түгәрәк өстәлдә китап сөючеләрне киләчәктә нәрсә көтүе, кемнеңдер басма китаплар укуга өстенлек бирүе, ә кемнеңдер электрон һәм аудио китапларга күчүе турында фикер алыштылар, төрле китап төрләренең уңай яклары һәм кимчелекләре турында сөйләштеләр. Теләге булган һәркем китапханәдә селфи стилендә фотоквест үтә алды, күп укучылар һәм социаль челтәрләрдәге китапханә төркеме кунаклары «Мессенджер аша яраткан китабыңны алга җибәр» акциясендә катнашты (эшләр #любимаякнигадрузьям хештегы белән социаль челтәрләрдә басылып чыкты).
Яшьләр атналыгы дәвамында китапханәдә цифрлы технологияләр юнәлешендә эш белән таныштыру экскурсияләре үтте, «Үзеңә зыян китермә: гаджетларны дөрес куллануның гади кагыйдәләре» виртуаль белешмәлеге тәкъдим ителде.

Балалар һәм яшүсмерләр бүлегенең StarFans Tatarstan клубында коуч Вячеслав Голюшев укучылар  белән Adobe Photoshop программасында уникаль иҗади контент тудыру белән бәйле бурычларны тиз арада чишәргә булышучы техникалар тупланмасын тикшерде. Белгеч программа белән таныштырды һәм эшләп күрсәтте: интерфейс, эшләү чаралары, ысуллары. Киләчәктә коучинг эшнең нәтиҗәлелеген арттырырга һәм кулланучыларның эчке потенциалын ачу аша хезмәт мөнәсәбәтләрен яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: