Джексон Поллок иҗатының гадәти булмаган матурлыгы (6+)

26 гыйнвар көнне шәһәр Үзәк китапханәсенең сәнгать бүлегендә «Keep calm and enjoy» программасы кысаларында кече мәктәп яшендәге балалар өчен Джексон Поллокның тууына 110 ел тулуга багышланган очрашу чарасы үтте. 

джексон
20220126_123139
20220126_122910

Чарада америка рәссамының картиналары белән таныштылар, аның тормыш юлы һәм иҗаты турында әңгәмә үткәрелде. Укучылар заманча сәнгать һәм «экспрессив абстракционизм» юнәлеше турында үз фикерләрен белдерә алды. Чарада алган белемнәр абстракт композиция ясау буенча мастер-класс белән ныгытылды. 

Джексон Поллок – америка рәссамы, идеолог һәм XX гасырның икенче яртысы сәнгатенә зур йогынты ясаган абстракт экспрессионизм лидеры. Ул сыек буяуларны горизонталь җирлеккә сиптереп рәсем ясавы белән киң танылган, бу техника аңа картиналарын төрле яклап ясарга һәм карарга мөмкинлек биргән. Ул шулай ук «хәрәкәтле рәсем сәнгате» дип тә аталган, чөнки рәссам картинасын ясау өчен бөтен тән көчен, еш кына бию стилендә, эшкә җиккән.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: