Табигать тыюлыгына виртуаль экскурсия (6+)

14 гыйнварда 10 нчы санлы китапханә яшь китап сөюче дусларын, Тыюлыклар һәм милли парклар көне уңаеннан, табигать тыюлыклары дөньясына мавыктыргыч виртуаль экологик экскурсиягә чакырды.

Виртуальная экскурсия
10ф. Участники виртуальной экологической экскурсии
10ф.«Гуляют там животные невиданной красы»

Балалар Россиянең кеше кулы кагылмаган диярлек табигый урыннары – милли парклары һәм тыюлыклары белән танышты. Матур күлләр, куе урманнар, сирәк очрый торган кош һәм балык төрләре – бу тыюлыклар «мактана» алырлык табигать байлыкларының бер өлеше генә.

Укучылар иң гаҗәеп күл Байкал турында легенданы тыңлады һәм суының ни рәвешле шундый саф, иң чиста һәм үтәкүренмәле булып калуын белде. Камчатканың мәһабәт табигате – Кроноцкое тыюлыгы, гейзерлар үзәне, Кропоткин бозлыгы – балаларда соклану хисләре уятты. Командор утрауларына килеп, балалар кечкенә генә коры җирдә берничә йөз кеше йөз меңләгән диңгез хайваннары һәм миллионлаган диңгез кошлары белән күрше булып яшәве турында белде. Һәм, ниһаять, виртуаль сәяхәтебез безнең якларга да килеп җитте – балалар Идел-кама тыюлыгы һәм «Түбән Кама» милли паркында булды. 

Чара вакытында төрле фото һәм видеоязмалар белән тулыландырылган матур электрон презентация тәкъдим ителде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: