«Оле Лукойе кулчатыры» дигән кычкырып укулар (0+)

23 гыйнварда 10 нчы санлы китапханә мәктәпкәчә яшьтәге балаларны кычкырып укуларга чакырды. Балалар  Дания әкиятчесе Х.К. Андерсен һәм аның быел 175 еллыгын билгеләп үтүче «Оле-Лукойе» әкияте белән танышты. 

Оле Лукойе — Дания язучысы уйлап чыгарган әдәби герой. Әкияти сәяхәт яшь китап сөючеләрне балаларга матур төшләр бүләк итүче гаҗәеп тылсымчы белән таныштырды.  Нәни укучыларыбыз персонажның исеме нәрсә аңлатуы, ни өчен аның кулчатыры төрле төсле һәм кара икәнлеген белде. 

аф
10ф. «Зонтик Оле Лукойе». Знакомстов с писателем
10ф. «Зонтик Оле Лукойе». Участники мероприятия
10ф. «Зонтик Оле Лукойе». Читаем сказку

Оле-Лукойеның тылсымлы кулчатыры астында төркем белән кызыклы вакыйгалар уйлап чыгару балалар өчен аеруча мавыктыргыч булды.
Чара азагында танылган әкиятченең китапханәбездә булган башка китаплары белән дә таныштылар. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: