«Вежливый бычок» җыентыгын кычкырып укулар (0+)

9 һәм 10 июльдә 10 нчы санлы китапханә мәктәпкәчә яшьтәге балаларны танылган балалар шагыйре һәм язучысы, СССР язучылар берлеге әгъзасы Сергей Алексеевич Баруздинның тууына 100 ел тулуга багышланган чарага чакырды. 
Китапханәче балаларны Сергей Алексеевичның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Ә аннан соң балаларга «Вежливый бычок» җыентыгыннан «Хитрый Симпатяга», «Необычный почтальон», «Забракованный мишка», «Рави и Шаши» кебек хикәяләр укылды.

10ф. Громкое чтение «Вежливый бычок». КВ
10ф. Громкое чтение «Вежливый бычок». Представление писателя
10ф. Громкое чтение «Вежливый бычок». Участники мероприятия
10ф. Громкое чтение «Вежливый бычок»
10ф. Громкое чтение «Вежливый бычок». Участники мероприятия1

Аннан соң нәни китап сөючеләр әлеге хикәяләрдәге җәнлекләр тарихлары – хәйләкәр борындык, Марья Иванна кушаматлы хат ташучы ат, цирктагы бәхетсез артист аю, аю балалары Рави һәм Шаши, һәм әлбәттә, әдәпле бозау турында фикер алышты. 
Чара азагында катнашучылар бик теләп зоовикторина сорауларына җавап бирде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: