С.Я. Маршакның «Усатый-полосатый» әсәрен кычкырып укулар (0+)

5 һәм 6 август көннәрендә 10 нчы санлы китапханә мәктәпкәчә яшьтәге балаларны кычкырып укуларга чакырды. 
Самуил Яковлевич Маршак — совет балалар әдәбиятының иң танылган вәкилләренең берсе, аның әсәрләре хәзерге заман укучылары арасында да популяр. Быел аның күркәм «Усатый-полосатый» шигыренә 95 ел була. Китапханәнең яшь китап сөючеләре нәни хуҗабикә һәм аның бар нәрсәне «үзенчә» эшләргә яратучы кире песи баласы маҗаралары турында кызык вакыйганы тыңлады, аннан соң сорауларга җавап бирде һәм үз йорт хайваннары турында сөйләште. 

усатый
10ф. «Усатый-полосатый» С.Я. Маршака
10ф. Читаем книгу «Усатый-полосатый» С.Я. Маршака
10ф. Гормкое чтение «Усатый-полосатый» С.Я. Маршака

Чара азагында катнашучыларга Маршакның күңелле балалар табышмакларын чишү мөмкинлеге туды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: