«Сказка о золотом петушке» әсәрен кычкырып уку (0+)
9
Апрель 2024
Сишәмбе
9 апрель көнне 10 нчы санлы китапханә мәктәпкәчә яшьтәге балаларны бөек рус шагыйре, драматургы һәм прозаигы Александр Сергеевич Пушкинның тууына быел 225 ел булуны бәйрәм итүгә багышланган чарага чакырды. Әсәрне укыганнан соң, балалар укыганнар буенча әңгәмә-фикер алышуда катнашты. Алар һәр гамәлнең нинди булса нәтиҗәсе булуы һәм кылган бар гамәлләр өчен җавап бирергә кирәклеген аңлады. |