«Серьги для ослика» әсәрен кычкырып укулар (0+)

6 һәм 7 майда 10 нчы санлы китапханә «Балаларга Бөек Ватан сугышы турында укыйбыз» балалар укуын үстерүдә ярдәм итү буенча XVI Халыкара патриотлык акциясендә катнашу кысаларында мәктәпкәчә яшьтәге балаларны кычкырып укуларга чакырды. 

123
10ф. Громкое чтение «Серьги для ослика». Знакомство с книгами
10ф. Громкое чтение «Серьги для ослика». Рассматриваем иллюстрации
10ф. Громкое чтение «Серьги для ослика». Участники мероприятия.
10ф. Громкое чтение «Серьги для ослика». Участники мероприятия
10ф. Громкое чтение «Серьги для ослика». Читаем книгу

Чарада балалар талантлы язучы, исеме балалар китаплары һәм сугыш тематикасы белән тыгыз бәйләнгән Анатолий Митяев иҗаты белән танышты. 
Шуннан соң балалар А. Митяевның «Серьги для ослика» хикәясен тыңлады һәм солдатлар белән иңгә-иң дүрт аяклы дусларыбыз да батырларча көрәшүе турында белде. Балалар, немец снайперы колакларын атып тишсә дә, яралы килеш үз эшен дәвам иткән ишәк белән танышты. Укыганнан соң яшь китап сөючеләр үз хис-кчиерешләре һәм уйлары белән уртаклашты.
Чара азагында балалар өчен язылган сугыш турындагы башка китаплар белән таныштылар.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: