«Пушкин әкиятләре» кычкырып укулар (0+)
6
Июнь 2024
Пәнҗешәмбе
6 июнь көнне 23 нче санлы китапханәдә Россиядә Пушкин көне кысаларында «Пушкин әкиятләре» дигән кычкырып укулар үткәрелде. Теләге булганнар «А.С. Пушкин әкиятләре юллары буйлап» дигән күңелле викторина сорауларына җавап бирде, аның барышында әкиятләрдәге гыйбарәләрнең азакларын искә төшерде, тәкъдим ителгән өзекләрне дәвам итте, иллюстрацияләр буенча әсәр исемнәрен атады һәм әкият кроссворды чиште. |