«Кычкырып укыйбыз. Бергә укыйбыз»: кычкырып укулар (6+)

1 февраль көнне Бөтендөнья кычкырып укулар көнендә Үзәк балалар китапханәсенең кече яшьтәге укучылар бүлегендә «Кычкырып укыйбыз. Бергә укыйбыз» дигән кычкырып укулар үтте.

прочитаем
1
2
3
4

Балалар бик теләп А.Барто, В.Осеева, Л.Толстой һәм В.Сутеевның шигырь һәм әкиятләрен укыды. Китапханәчене игътибар белән тыңлап, укучылар һәр әсәр буенча фикер алышуда актив катнашты. Алар үзләренә кайсы өзекнең аеруча ошавы һәм китапларның төп геройларына нинди сыйфатлар хас булуы турында сөйләде. 

Чара азагында балалар Владимир Сутеевның «Мешок яблок» әкияте буенча төшерелгән мультфильм карады.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: