И.Ф. Панькинның «Корабль-туча» әсәрен кычкырып укулар. Притчаны «экранлаштыру» (12+)

14 нче санлы китапханәдә яшүсмерләр өчен Иван Федорович Панькинның «Корабль-туча» китабын кычкырып укулар узды. Чара башында алар әлеге талантлы язучының иҗаты белән танышты һәм авторның катлаулы язмышы турында белде. 

Панькин (2)
Панькин

Китапны укыганнан соң, балалар аның эчтәлеге буенча актив фикер алышты. Әсәрләрдә чиксез ана мәхәббәте һәм фидакарьлек, кыю, матур һәм затлы кешеләр турында сүз бара. Легенда ана мәхәббәтенең чиксез булуы һәм алмашка берни дә таләп итмәвен бәян итә. Һәркем андый батырлыкка – үзенең көче, матурлыгы һәм сәламәтлеге бәһасенә башка кешене саклап калырга сәләтле түгел, әмма ана кеше аны бер шиксез эшли. 
Укучылар фикер алышуда актив катнашты, укыганнар турында үз кичерешләре белән уртаклашты, сорауларга җавап бирде һәм үзләре дә кызыксындырган сорауларын бирде. Автор укучыларын һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер үз әниләренә игътибарлы булырга чакыра. 
Очрашу азагында балалар, әсәр мотивлары буенча видео булдырыр өчен, ком өстәлләрендә бик теләп китапларга иллюстрацияләр ясады.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: