Паустовскийның «Похождения жука-носорога» әсәрен кычкырып укулар (0+)
Җиңү көне алдыннан 10 нчы санлы китапханә, «Балаларга Бөек Ватан сугышы турында укыйбыз» XV Халыкара акциясендә катнашу кысаларында, мәктәпкәчә яшьтәге балаларны Паустовскийның «Похождения жука-носорога» әкияте буенча фикер алышу белән кычкырып укуларга чакырды. Акцияне оештыручы – «Самара өлкә балалар китапханәсе» ДБМУсе. Нәниләргә Бөек Ватан сугышы турында аңлаешлы итеп ничек сөйләргә? Андый катлаулы нәрсәләрне әкият формасында аңлатырга кирәк икән. «Похождения жука-носорога» әсәрен Константин Паустовский 1945 елда язган. Әкиятне тыңлап, балалар солдат Петр Терентьев, аның улы Степа һәм малайның сугыштан герой булып әйләнеп кайткан әтисенә бүләк иткән бөҗәге турында белде. Әлеге «солдат әкияте» вакыйгалары бөҗәк күзлегеннән чыгып сурәтләнә. Ул сугышның ни икәнен аңламый, әмма бар табигать, барлык кешеләр кебек үк җир йөзендәге бу иң җимергеч көчтән авырлыклар кичерә. #ЧитаемДетямоВОВ2024
|