«Гомер бәрабәренә батырлык» кычкырып укулар (6+)

6 майда 3 нче санлы китапханә «Самара өлкә балалар китапханәсе» ДБМУсе оештырган һәм Җиңү көненә багышланган «Балаларга Бөек Ватан сугышы турында укыйбыз» балалар укуына ярдәм итү буенча XVII Халыкара патриотлык акциясе кысаларында «Гомер бәрабәренә батырлык» дигән кычкырып укулар уздырды.

20260506_125639
20260506_125935
IMG_20260506_140059_245

Чара башында китапханәче балаларга халкыбызга Җиңүнең нинди бәһагә төшүе турында сөйләде. Балалар өчен махсус «Сугыш. Җиңү. Хәтер.» дигән китап күргәзмәсе әзерләнгән иде, анда балалар язучыларының популяр китаплар тәкъдим ителде. Аннан соң «Хәтердә саклар өчен укырга» исеме астында А. Ахматованың «Мужество», В. Лебедевның «Священная война», М. Җәлилнең «Мәхкүм», «Төрмәдә төш», «Сугыштан соң», «Вәхшәт» әсәрләрен кычкырып укулар үтте.
Әсәрләрне укыганнан соң балалар сорауларга җавап бирде, укыганнары турында үз фикерләре белән уртаклашты. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: