«Читтә калма – сугыш турында китапны укы» кычкырып укулар (6+)

6 майда 8 нче санлы балалар китапханәсе, «Самара өлкәсе балалар китапханәсе» ДБМУсе оештырган һәм Җиңү көненә багышланган «Балаларга Бөек Ватан сугышы турында укыйбыз» балалар укуына ярдәм итү буенча XVII Халыкара патриотлык акциясе кысаларында «Читтә калма – сугыш турында китапны укы» дигән кычкырып укулар уздырды.

(1)image-11-50-3
(2)IMG_4306
(3)IMG_4291
(4)IMG_4296

Китапханәче балаларга Бөек Ватан сугышы, халкыбызга Җиңүнең нинди бәһагә төшүе турында сөйләде. Чара «Сугыш уты көйдергән балачак» дигән китап күргәзмәсен караудан башланды, анда сугыш темасына нәфис әсәрләр тәкъдим ителде. Балалар Бөек Ватан сугышы елларында Ватанны саклап көрәшкә баскан яшь геройларың – Лёня Голиков, Марат Казей, Валя Котик, Зина Портнова, Володя Дубинин, Саша Ковалёв һәм башкаларның тиңдәшсез батырлыклары турында белде. Укучылар игътибарына Анна Печёрскаяның «Юные герои Великой Отечественной» китабыннан хикәяләр тәкъдим ителде. Очрашу сугыш елларында һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алу белән тәмамланды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: