«Тычкан баласы Тим» кычкырып укулар (0+)

6 һәм 10 мартта 10 нчы санлы китапханә мәктәпкәчә яшьтәге балаларны чарага чакырды. Анда яшь укучыларга Анна Казалисның балаларга үз хисләрен аңларга, танырга һәм атарга, яшьтәшләре белән аралашырга һәм кыен хәлләрдә чыгу юлларын табарга ярдәм итүче шаян һәм мөлаем тычкан баласы Тим турындагы китаплар сериясе тәкъдим ителде. 

10ф. Громкое чтение «Мышонок Тим». Знакомство с книгами
10ф. Громкое чтение «Мышонок Тим». Участники мероприятия.
10ф. Громкое чтение «Мышонок Тим»
10ф. Громкое чтение «Мышонок Тим». Участники мероприятия
Бу юлы алар тычкан баласы Тим турында хикәяне тыңлады: аның әнисе эшкә чыгарга җыена, әмма Тим әнисен эшкә җибәрәсе килми, чөнки ул аның белән башка уйнамас һәм китаплар укымас дип курка. 
Китапны укыганнан соң китапханәче балалар белән бергә бу хикәя буенча фикер алышты һәм тычкан баласына «Болар алай куркыныч түгел!» дип әйтергә дәлилләр тапты.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: