«Зур сугышның кечкенә геройлары» кычкырып укулар (6+)

7 май көнне 8 нче санлы балалар китапханәсе, Җиңү көненә багышланган «Балаларга Бөек Ватан сугышы турында укыйбыз» XV Халыкара акциясе кысаларында, яшь китап сөючеләр өчен «Зур сугышның кечкенә геройлары» дигән кычкырып укулар уздырды.
Китапханәче балаларга Бөек Ватан сугышы, халкыбызга Җиңүнең нинди югалтулар бәрабәренә килүе турында сөйләде. 

авприавиваиави
(1)1712911883066
(2)1712911882830
(3)1712911882794

Чара «Сугыш көйдергән балачак» дигән китап күргәзмәсен караудан башланды, анда хәрби темага матур әдәбият әсәрләре тәкъдим ителде. Балалар Бөек Ватан сугышы елларында әти-әниләре, абый-апалары белән бер сафта Туган илне саклап көрәшкә баскан яшь геройлар – Лёня Голиков, Марат Казей, Валя Котик, Зина Портнова, Володя Дубинин, Саша Ковалёв һ.б.ларның кабатланмас батырлыклары турында белде. Укучылар игътибарына Анна Печёрскаяның «Юные герои Великой Отечественной» китабыннан хикәяләр тәкъдим ителде. Очрашу сугыш елларында һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алу белән тәмамланды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: